Татар сайты уңышка ирешсен өчен, аны ясаучы татар интернетын яратырга тиеш - Р.Гатауллин

"Белем җәүһәрләре" татар интернет-сайтлары бәйгесен оештыручы фикеренчә, сайт уңышлы эшләсен өчен берничә таләпне үтәргә кирәк.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ", Эльвира Шакирова). Татнетны үстерү фонды җитәкчесе, Белем.ру порталы башлыгы, Казахстан һәм Рунет премияләренең жюри әгъзасы, Татарстан Мәгариф министрлыгы үткәрә торган “Юный программист” бәйгесенең даими жюри әгъзасы, информатика дәреслекләре авторы һәм әлеге бәйгенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин фикеренчә, татар сайтларын ясаучылар берничә таләпне үтәргә тиеш.

"Килде-китте сайтлар ясап кына уңышка ирешеп булмый. Андый сайтларның уңышы "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә “Рәхмәт хаты”ннан артмаячак. Сайтка көненә бер яки ике кулланучы гына керәчәк. Иң мөһиме – максат булырга тиеш”, - ди Раил Гатауллин.

Сайт кулланучыларының күңелен тиз яулау өчен сайт түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:
-Матурлык (дизайн);
-Эчтәлек;
-Уникальлек;
-Төгәллек;
-Максат;
-Вакыт (ресурс);
-Ярату, ягъни татар интернетын ярату булырга тиеш, дип саный Раил Гатауллин.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда "Белем җәүһәрләре - 2017" татар интернет-сайтлары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр