Ульяновскида Кол Гали һәйкәле һәм Татар мәдәни үзәге ачылды

Ульяновски өлкә татар милли-мәдәни мохтәриятенең унъеллык юбилеена багышланган тантанада бер меңнән артык милләттәшебез катнашты
(Ульяновски, 20 октябрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте узган җомга көнне унъеллык юбилеен зурдан кубып билгеләп үтте. Шушы вакыйга уңаеннан өлкәбез үзәгендә татар-болгар халкының мәшһүр шагыйре һәм мәгърифәтчесе Кол Гали һәйкәле һәм Татар мәдәни үзәге бинасы ачылды. Милли бәйрәмдә өлкә һәм шәһәр җитәкчеләре, мәркәзебез Казаннан килгән мәртәбәле делегация, Россия Федерациясенең Идел буе-Урал төбәге өлкә-республикаларының татар милли-мәдәни оешмалары рәисләре, Ульяновски өлкәсенең барлык татар авылларыннан да вәкилләр катнашты. Тулаем алганда, мохтәриятнең юбилей тантанасы бер меңнән артык дин вә канкардәшебезне бер мәйданга җыйды. Алар арасында яшьләр һәм мәктәп яшендәге балаларның аеруча күп булуы, әлбәттә инде, бары тик сөенеч хисләре генә тудырды.
Тантанада катнашучы милләттәшләребезне беренче булып Ульяновски өлкәсе губернаторы Сергей Морозов сәламләде.
- Каләм остасы һәм мәгърифәтче, татар әдәбиятына нигез салучы сыйфатында танылган якташыбыз Кол Галинең исемен мәңгеләштерү чарасын күрүчеләргә, шул исәптән Татарстан Республикасы җитәкчеләренә олы рәхмәтемне белдерәм. Бүгенге бәйрәм киләчәктә дә рухи мәдәниятне үстерү, ата-бабаларыбызның тарихи мирасын саклау кирәклеген, бу мәсьәләнең бик тә мөһим һәм актуаль булуын тагын бер мәртәбә искәртә. Шулай ук Ульяновски җирендә менә инде ун ел эшләп килүче милли мохтәриятнең татар халкының мәдәни мирасын үстерүгә зур өлеш кертүен дә билгеләп үтәсем килә. Бүген капиталь ремонттан соң Татар мәдәни үзәге бинасының ачылуы исә мохтәриятнең хакимият органнары белән уңышлы хезмәттәшлек итүенең бер мисалы булып тора, - диде өлкәбез башлыгы.
Губернатор төбәгебездә нәшер ителүче “Өмет” газетасы эшчәнлегенә дә югары бәя бирде. Әлеге матбугат чарасы үзенең тираж күрсәткече буенча Россия өлкәләрендә чыгып килүче татар газеталары арасында беренче урынны били, диде С.Морозов.
Ульяновски өлкәсе буенча баш федераль инспектор Валерий Лазарев исә Татарстан җирендә туып үсүе һәм Казан танк училищесын тәмамлавы хакында горурлык хисе белән сөйләде. Ул Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәреннән өзек укуы белән дә халкыбыз хөрмәтен казанды.
Ә Ульяновски шәһәре мэры Сергей Ермаков танылган эшкуар Фәрит Әюпов әйдәп барган милли мохтәриятнең уңышларына карата соклануын яшермәде. Татар мохтәрияте әгъзалары теләсә нинди эшне дә җиренә җиткереп башкаралар, үҗәтлек күрсәтәләр, Кол Гали һәйкәлен ачу максатында да гаҗәеп зур көч һәм тырышлык куйдылар, диде шәһәребез хуҗасы.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исә төбәгебез җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты.
- Ульяновски өлкәсенең уңышлары бик күп төбәкләр өчен үрнәк булырлык. Соңгы елларда биредә ике татар мәктәбе ачылды, бүген кабат бәхетле мизгелләр кичерәбез. Төбәк башлыгы Сергей Иванович Морозов үзенең эшчәнлеген кешеләрнең күңелләрен һәм җаннарын дәвалаудан башлады. Борынгы Сембер каласында мәшһүр әдип Кол Гали һәйкәлен куюга һәм милли-мәдәни үзәк ачуга булышлык күрсәтүе әнә шул хакта ачык сөйли, - диде конгресс җитәкчесе.
Ринат Закиров Ульяновски өлкәсе губернаторына БТКның иң дәрәҗәле бүләген – “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” медален тапшырды.
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов белән халык шагыйре, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин да Сембер татарларының олы сөенечен уртаклаштылар. Үз җирегезгә чын хуҗа булып, хакимият белән уртак тел табып, җитди уңышларга ирешеп яшәвегез, чын мәгънәсендә, горурлык хисе уята, диде Илфак Ибраһимов.
Ульяновскиның “Болгар яңарышы” оешмасы рәисе, Кол Гали һәйкәлен кую инициативасы белән чыккан фидакарь милләттәшебез Шәүкәт Богданов та изге эшкә теләктәшлек күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Скульпторлар Эльмир Аксәнов һәм Константин Головушкин, беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузган Марат Якупов, Эдуард Ганеев, Беньямин Джепаев һәм Айрат Шәймиев олы рәхмәт сүзләренә лаек, диде ул.
Өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Фәрит Әюпов та Ульяновски төбәге җитәкчеләренә һәм Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәтләрен җиткерде.
- Кол Гали һәйкәлен куюга һәм Татар мәдәни үзәген капиталь ремонтлауга бәйле чыгымнарны Татарстан Республикасы Хөкүмәте тулысынча диярлек үз өстенә алды. Күп санлы татар малтабарлары да изге эштән читтә калмадылар. Өлкәдә яшәүче бер меңнән артык милләттәшебез дә үзләренең сәдака акчаларын китереп тапшырдылар, - диде өлкә татарларының лидеры.
Тарихи вакыйга: мөхтәрәм кунаклар – Ульяновски өлкәсе һәм шәһәре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы, татар милли-мәдәни мохтәрияте һәм “Сембер” бизнес-клубы вәкилләре мәшһүр әдип Кол Гали һәйкәлен тантаналы рәвештә ачтылар. Бәйрәм кунакларына Татар мәдәни үзәген ачу хокукы да бирелде. Җитәкчеләребез яшел тасманы кискәннән соң, йөзләгән милләттәшебез яңартылган бинага юнәлделәр.
Татар мәдәни үзәгенең тамаша залына җыелган ярты меңнән артык дин вә канкардәшебезне иң әүвәл өлкә татар мохтәрияте җитәкчесе Фәрит Әюпов сәламләде. Ул ун ел элек милли мохтәрияткә нигез салуда катнашып йөргән фидакарь затларны Рәхмәт хатлары белән сөендерде. Ә Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров Татар мәдәни үзәгенең иҗат коллективын өр-яңа компьютер белән шатландырды. Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигъмәтуллина да тантанага буш кул белән килмәгән – музыкаль үзәк һәм бик күп китаплар тапшырды.
Аннары бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы һәм Ульяновски өлкәсе сәнгать осталарының бай эчтәлекле концерт программасы көтә иде. Татарстанның атказанган артистлары Вил Усманов, Лилия Муллагалиева, Рөстәм Закиров, Әлфия Рамазанова һәм Сембер татар сәхнәсе йолдызлары Ринат Садыйков, Алсу Туктарова, Җәмилә Мифтахова, Алсу Альметова халкыбызга яраткан җыр-моңнарын бүләк иттеләр.