news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсендә Татар киносы көннәре була

Тамашачыларга ике яңа фильм тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). 23-26 сентябрьдә Самара өлкәсендә (Камышлы, Гали авыллары, Тольятти, Самара) Татар киносы көннәре уза.

Чараны «Татаркино» Самара өлкәсенең Мәдәният министрлыгы һәм «Туган тел» өлкә татар җәмгыяте белән берлектә үткәрә.

«Самара тарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, тамашачыларга тулы метражлы «Сөмбел» һәм «Әпипә» фильмнары тәкъдим ителәчәк.

Чара 23 сентябрь — Камышлы авылында, 24 сентябрь — Похвистнево районының Гали авылында, 25 сентябрь — Тольятти шәһәрендә («Буревестник» кинотеатры); 26 сентябрь — Самара шәһәрендә («Художественный» кинотеатры) булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot