news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көньяк Сахалинда Сабан туе була

Чара программасына төрле милләт кешеләре өчен бәйрәм концерты, татар көрәше, спорт ярышлары, милли аш-су кертелгән.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). 25 сентябрьдә Көньяк Сахалинда Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният һәм ял паркында Юбилей Сабан туе узачак.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара программасына төрле милләт кешеләре өчен бәйрәм концерты, татар көрәше, спорт ярышлары, милли аш-су, Г.Тукай исемендәге этнографик татар мәдәнияте музее экспонатлары күргәзмәсе, гамәли сәнгать буенча остаханә, татар курчакларын ясау һәм башкалар кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100