news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алачаклар

Чарада шагыйрьнең кызы Люция Җәлилова да катнашачак.

Санкт-Петербургта герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алачаклар
https://tatspb.tatarstan.ru/

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). 25 августта татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең һәлак булуына 77 ел тула. Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге легендар татар шагыйрен искә алу көнен уздыра.

Вәкиллек сайтында хәбәр ителгәнчә, 25 августта, 12:00 сәгатьтә Муса Җәлил һәйкәле янында (Санкт-Петербург, Гаванская урамы, 18 йорт) шигырьләр укыячаклар, герой-шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салачаклар. Чарада шагыйрьнең кызы Люция Җәлилова да катнашачак.


Татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә Санкт-Петербургта һәйкәл 2011 елның 19 маенда ачылды. Аны Санкт-Петербургка Татарстан Республикасы бүләк итте. Урыны очраклы гына сайланмаган: Бөек Ватан сугышы вакытында Муса Җәлил «Отвага» газетасы хәбәрчесе буларак өлкән политрук званиесендә Ленинград һәм Волхов фронтларында хезмәт иткән, әсирлеккә төшкән һәм концлагерьгә җибәрелгән. «Идел-Урал» татар легионы составында яшерен оешмада катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100