Ванкувер татарлары "Дуслык фестивале"ндә Татарстанны тәкъдим итәргә әзерләнә

Милләттәшләребез татар халык ашлары, милли костюмнар,халык җыр-биләрен башкаларга да җиткерәчәк.
(Казан, 20 август, "Татар-информ"). Ванкувер татарлары Канаданың Рус телле күпмилләтле ассоциациясе тарафыннан уздырылачак "Дуслык фестивале"ндә катнашырга әзерләнә. Бу хакта татарлар берләшмәсе активисты Җәмилә Биктимерова хәбәр итә. 
 

Фестиваль 25 август көнне үткәреләчәк. Анда милләттәшләребез татар халык ризыклары, милли костюмнары, мәдәнияте белән башкаларны да таныштырырга ниятли.