Төрки симпозиумда 1905 елгы революциянең татар әдәбиятына йогынтысын тикшерделәр

Татар-төрек галимәсе Рамилә Яруллина-Йылдырым «1905 елгы түнтәрелеш һәм татар әдәбияты» темасына доклад укыды.

(Истанбул, 20 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең Инөнү университетында эшләүче татар-төрек галимәсе Рамилә Яруллина-Йылдырым Ататөрек исемендәге университет оештырган халыкара фәнни симпозиумда «1905 елгы түнтәрелеш һәм татар әдәбияты»  дигән темага чыгыш ясады.

Галимә 1905 елгы Россия инкыйлабы китергән ирекнең татар иҗтимагый тормышы һәм әдәбиятына йогынтысы турында сөйләде. Әлеге революция нәтиҗәсендә татарларда вакытлы матбугат, милли матбугат, милли театр, музыка һәм рәсем сәнгате, мәдәни җәмгыятьләрнең барлыкка килү этапларын анализлады.

Филология фәннәре докторы Рамилә Яруллина-Йылдырым милли әдәбиятның барлыкка килүе, яңа әдәби фикерләр, агымнар төрлелеге, яңа әдәби геройлар аша XX гасыр башында татар әдәбиятындагы үзгәрешләр, яңалыклар хакында киң мәгълүмат бирде.

1905 елгы түнтәрелештән соң татар җәмгыятендә «хөрлек» сүзенең киң кулланыла башлавына игътибар җәлеп итеп, галимә бу сүзнең татар әдәбиятында ничек чагылуын анализлады.

«Хөррият сүзе бигрәк тә шигырьләрдә еш очрый. Чөнки 1905 елгы инкыйлаб китергән өмет, милли бәйсезлек фикере тема һәм эчтәлек ягыннан әдәбиятның җанланып китүенә сәбәп була, шунлыктан „хөррият“ югары тонда каләмгә алына. Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Нәҗип Думави, Сәгыйт Рәмиев иҗатында ирек сүзе дидактив һәм риторик ысулларда еш кулланыла. Давыл, буран, кояш чыгу, таң ату, яктыру кебек сүзләр — инкыйлаб һәм бәйсезлек идеаленең символик чагылышы», — дип сөйләде ул. 

Инөнү университетын Чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлары кафедрасы җитәкчесе Рамилә Яруллина-Йылдырым Төркиянең Ататөрек исемендәге университет оештырган «Төркия дәүләт гимнына — 100 ел һәм төрки дөнья әдәбиятларында ирек фикере» халыкара симпозиумның Чыңгыз Айтматов исемендәге секциядә чыгыш ясады. Фәнни җыен zoom платформасында онлайн үтте.