news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәрҗанинең беркайчан бастырылмаган кулъязма китабы татарчага тәрҗемә ителергә мөмкин

Шиһабетдин Мәрҗанинең «Вафиятел-әсляф, тахиятел-әхляф» кулъязма хезмәте тулаем татар яки рус теленә тәрҗемә ителмәгән.

Мәрҗанинең беркайчан бастырылмаган кулъязма китабы татарчага тәрҗемә ителергә мөмкин
Салават Камалетдинов

(Болгар, 20 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар мәгърифәтчесе, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең «Вафиятел-әсляф вә тахиятел-әхляф» хезмәтен Болгар ислам академиясе шәкертләре татар теленә тәрҗемә итәргә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов әйтте.

«Шиһабетдин хәзрәтнең хезмәтләре күп һәм аларның күбесе кулъязма рәвешендә калган. „Вафиятел-әсляф вә тахиятел-әхляф“ (1883) (Элгәрлеләрнең киләчәк буыннарга бүләге) дигән хезмәте — иң күләмлесе. Ул гарәп телендә язылган, алты томнан тора. Студентларыбызга хезмәтне өйрәнү бурычы куелды. Аны киләчәктә рус һәм татар теленә тәрҗемә итәргә телибез», — дип сөйләде ул.

  • «Вафиятел-әсляф вә тахиятел-әхляф» — ислам дөньясындагы галимнәрнең тәрҗемәи хәлен һәм дәрәҗәсен күрсәтә торган китап. Бүгенге көндә хезмәт КФУның кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана.

Сөләйман Рәхимов әйтүенчә, хәзерге вакытта Болгар ислам академиясе студентлары бу хезмәтне эшкәртә башлаган, хезмәт зур, бер томы 300-400 биттән тора.

«Хезмәт Мәрҗани кулы белән түгел, шәкертләре кулы белән язылган. Аңлашылмаган урыннар да күп. Шәкертләр хәзрәттән сорамаган, күрәмсең. Чын кулъязма янгында юкка чыккан, бу хезмәт шәкертләре ясаган күчермә дигән фараз да бар», — диде ул.

Галим бу хезмәтнең беркайчан да тулаем рус яки татар теленә тәрҗемә ителмәгәнен әйтте. «Студентларыбыз кисәкләп бүлеп өйрәнә. Ахыр чиктә, тәрҗемәне бастырып чыгарырбыз дип уйлыйм. Мәрҗани вафат булганга йөз елдан артык вакыт үткән, ә без хәзергәчә аның хезмәтен бастырып чыгара алмыйбыз», — ди ул.

Сөләйман Рәхимов музейда фәлсәфәче Ибн Хәлдүннең XV гасырда язылган кулъязмасын күрсәтте. «Бу китап музеебызда иң борынгы мирасларның берсе. Шиһабетдин хәзрәт китабын шушы хезмәттән илһамланып яза. Күпчелек шәхесне ул аның язмасына нигезләнеп яза, ә Идел буенда яшәгән галимнәр турында үзе шәрехли. Китапта меңнән артык дин шәхесләренең биографиясе бар», — диде белгеч.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100