news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чиләбе өлкәсе Сабан туе Троицк каласында узачак
Өлкәдә быел барлыгы 20дән артык Сабан туе үткәреләчәк.
Скопировать ссылку
(Казан, 20 июнь, "Татар-информ"). Чиләбе өлкәсе Сабан туе быел 6 июльгә билгеләнгән. Ул Троицк каласында узачак. Бу хакта Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы хәбәр итә.
Өлкәдә Сабан туйлары 1 июньдә Чиләбедә балалар Сабан туе белән башланып киткән. Авылларда милли бәйрәм 8 июньдә үткәрелә башлаган. Соңгысы 30 июньгә Иткүл авылында билгеләнгән.
Чиләбедә исә быел, гомумән алганда, өч Сабан туе узачак. 23 һәм 30 июнь көннәрендә җирле халык милли бәйрәмне билгеләп үтәргә җыена.
Өлкәдә быел барлыгы 20дән артык Сабан туе уздырылачак.
Посмотреть эту публикацию в InstagramГрафик проведения праздника Сабантуй-2019 по Челябинской области!
news_right_1
news_right_2
news_bot