news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсендә Дәүләткол авылының 100 еллыгы уңаеннан өмә уздыралар

Өмә 22 май көнне була.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Дәүләткол авылының бер гасырлык юбилее уңаеннан анда яшәүчеләрне һәм читтә гомер итүчеләрне зур өмәгә чакыралар. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.

Дәүләткол авылы территориясен җыештыру өмәсе 22 май көнне үткәрелә. Өмә иртәнге сәгать сигездә башлана.

Оештыручылар халыкны эш кораллары : балта, сәнәк, тырма, пычкылар белән мәчет янында көтәләр. 

Авыл халкының һәм анда туып-үсеп читтә гомер итүчеләрнең әлеге чарада актив катнашуларын сорыйлар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot