news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары «Адымнар» мәктәбендә укыту эше белән танышты

Делегатлар алдында «Сөембикә», «Салават күпере», «Ялкын» журналлары баш мөхәррирләре чыгыш ясады. Алар журналларның QR-код мөмкинлекләре турында сөйләде.

«Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары «Адымнар» мәктәбендә укыту эше белән танышты

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены делегатлары бүген Казанда «Адымнар» күп телле мәктәбендә булды. «Ак калфак» оешмасы делегатлары милли мәгариф өлкәсендәге укыту эшчәнлеге белән танышты.

Мәгариф комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов мәктәпнең белем бирү концепциясе турында сөйләде. «Без һәр телне предмет буларак та, башка прдметларны өйрәнү чарасы итеп тә күз алдына китерәбез», — диде директор. 

Мәктәптә 7нче класстан биология һәм география инглиз телендә. 5 нче сыйныфлар тарих, география фәннәрен татарча укый. Айдар Шәмсетдинов күп телләрне белү мөһимлегенә басым ясады.

Делегатлар алдында, шулай ук, Чаллының Гали Акыш исемендәге лицей директоры, «Сөембикә», «Салават күпере», «Ялкын» журналлары баш мөхәррирләре чыгыш ясады. Алар журналларның QR-код мөмкинлекләре турында сөйләде. 

«Балалар укымый дип әйтәбез, үзебез дә укымыйбыз, телефонга кереп баттык. 80-90 яшьлек әби дә, бабай да Интернетта утыра. Ул шулкадәр алып кереп китә, балаларыбызга сүз дә әйтә алмыйбыз, чөнки үзебез дә телефон тоткынлыгына бирелә башладык» — диде Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова. 

«Ә нинди матур газета-журналлар чыга. Без язылырга тиеш бит инде! Үз матбугатыбызны сакламасак, кем саклар? Нәниебезне кулдан тотып өйрәтмәсәк, кем өйрәтсен?! Аннары „әй укымыйлар инде алар“, дибез. Ә шундый матур журналлар… Рәсемнәр дә җанлана. Бала бит аңа кызыгып карый. Үзебез дә укырга, балаларны да өйрәтергә кирәк», — дип өндәде Кадрия Идрисова.

Ул үзе дә оныкларының балалар журналларындагы заманча технологияләре белән кызыксынуларын әйтте.

«Ак калфак» оешмасы вәкилләре, мәктәптә, шулай ук, төрле сыйныфларда балалар чыгышларын, «Яшел яр» укытучылар театры башкаруында «Җәяүле Мәхмүт» спектаклен карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100