news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Түбән Новгород өлкәсе китапханәләре 700 татар китабына баеган
Басмаларны татарлар күпләп яши торган районнарга бүлеп биргәннәр.
Скопировать ссылку
(Казан, 20 май, "Татар-информ"). Бөтендөнья Татар конгрессы Түбән Новгородта яшәүче милләттәшләребезгә 700 данә китап бүләк иткән. Бу хакта Түбән Новгород Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
Татар телендәге матур әдәбият, тарихи китапларны татарлар күпләп яши торган районнарга бүлеп биргәннәр.
Сергач, Спас, Пилнә районнарындагы китапханәләр инде яңа басмалар белән баетылган. Шулай ук Кызыл октябрь район җирле хакимияте дә үз өлешенә тигән китапларны кабул итеп алган. Уразавыл, Чүмбәли авыллары китапханәләренә дә китаплар тапшырылган.
"Татарстан Республикасына һәм Бөтендөнья Татар конгрессына илебез территориясендә татар телен үстерү һәм саклауда ярдәм итүләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез", - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot