news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрек студентлары Бартын университетында Рәмис Аймәтнең шигырьләрен татарча укыган

Студентлар Төркиядә татар әдәбияты вәкилләрен искә алган.

Төрек студентлары Бартын университетында Рәмис Аймәтнең шигырьләрен татарча укыган

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең Бартын университеты студентлары, татар иҗатчыларын Төркиядә таныту максатыннан, шагыйрь Рәмис Аймәтнең шигырьләрен татар телендә укып, видеога яздырган.

«Төрек теле һәм әдәбияты бүлегe студентлары бу уку елында беренче тапкыр татар теле дәресләрен укый. Без алар белән татар теле грамматикасын өйрәнәбез. Татар сәнгать әһелләрен дә танытасыбыз килде һәм шигырьләр яздырдык», — дигән Анкарада яшәүче төрек милләте вәкиле Ләвәнт Булутка галим Алп Эрен Демиркая.

Заманча төрки телләр һәм әдәбияты кафедрасы докторы Алп Эрен Демиркая сүзләренчә, төрек студентлары татар телен өйрәнә башлагач, аның төрек теленә якын һәм охшаш булуын аңлаган. «Татар теле дәресләрендә студентлар еш кына бер-берсе белән ярышырга ярата», — ди ул.

Ләвәнт Булут узган ел студентларның шагыйрь Һади Такташка 120 ел тулу уңаеннан шигырьләр укыганнарын, бу традицияне Рәмис Аймәт шигырьләрe белән дәвам итүләрен әйтте.

Видеода катнашкан студентлар: Шәввал Окан «Бер елмаю эзлим», Гизәм Дәмирәр «Күңелемдә бии мизгелләр», Сәлин Бәкташ «Мин көтәce көн», Cәхәр Елдыз «Юлгa дәшә кояш», Румәйсa Ярдымҗы «Бушану», Халимә Даян «Ялвару», Фатманур Сойкан «Еллар ашa».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100