news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсе китапханәләренә Татарстаннан китаплар килгән

Түбән Серга, Артин, Красноуфим районнары, Березовский шәһәре һәм башка территория китапханәләренә беренче партиядәге 3667 китап килеп җиткән инде.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Аракай авылының милли мәдәни комплексы Татарстан Милли китапханәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан татар телендә китаплар ала. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Аракай авылы Мәдәният йортына 5225 данә татар әдәбияты тапшырылган. Түбән Серга, Артин, Красноуфим районнары, Березовский шәһәре һәм башка территория китапханәләренә беренче партиядәге 3667 китап килеп җиткән инде. 1558 китап кергән икенче партиясе әзер, озату көтелә.

Алынган татар әдәбияты Свердловск өлкәсенең татар халкы белән эшли торган 36 китапханәсенә бүленгән. «Татар телендәге китапларга ихтыяҗ зур һәм алар киштәләрдә тик ятмый», - диелгән хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100