news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Серпухов һәм Чеховта Мәскәү өлкәсе татар милли үзәге бүлекчәләре булдырылды

«Мәскәү өлкәсе татар милли үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасының Мәскәү өлкәсендә 16 бүлекчәсе бар.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). 2021 елның 9 һәм 16 апрелендә «Мәскәү өлкәсенең татар милли үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасы советы утырышларында Серпухов һәм Чехов шәһәрләрендә төбәк иҗтимагый оешмасы бүлекчәләрен оештыру турында карарлар расланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Серпухов һәм Чехов - Мәскәү өлкәсендә өлкә карамагындагы шәһәрләр һәм шул ук исемдәге шәһәр округларының административ үзәкләре. Серпухов шәһәр округында халык саны 161 824 кеше тәшкил итә, Чехов шәһәр округында 128144 кеше яши. Шул ук вакытта 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, Серпухов шәһәр округында – 879, Чехов шәһәр округында 827 татар кешесе яши.

Мәскәү өлкәсенең әлеге ике шәһәр округының татар җәмгыятьләре берничә ел дәвамында үз муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый тормышында актив катнашып килә. Өлкә татар милли үзәге бүлекчәләренең юридик статусын алу белән аларның эше кызыграк һәм нәтиҗәлерәк булыр дип ышанасы килә.

«Мәскәү өлкәсе татар милли үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасының Мәскәү өлкәсендә 16 бүлекчәсе бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100