Новосибирск өлкәсендә дистанцион рәвештә милли гореф-гадәтләр фестивале уздырылды

Конкурста 7 иҗат коллективы катнашкан.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). 2020 елның март–апрель айларында Новосибирск өлкәсендә читтән торып «Аулак Өй» милли гореф-гадәтләр өлкә фестиваль-конкурсы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста 7 иҗат коллективы катнашкан. Алар татар бәйрәмнәренең, гореф-гадәтләренең, милли уеннарның төрлелеген күрсәткән. Барлык җибәрелгән эшләрне сылтама буенча карап була.