news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербург татарлары мөселман зиратында өмә оештыра

Волково зиратына якынча 1826 елда нигез салынган дип исәпләнелә.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). 27 апрель көнне Санкт-Петербургның Волково зиратының мөселман өлешендә өмә уздырылачак. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының социаль челтәрдәге төркеме хәбәр итә. 
 
  • 1826 елда Петербург мөселманнары мулла Җиһангир Хантемиров соравы буенча Волково авылы территориясеннән зират булдыру өчен җир сатып алган. Шулай ук биредә, Екатерина патшабикә хакимлек иткәндә, тоткынга алынып, вафат булган төрекләрне җирләгәннәр. 
  • Зират 1871 елга кадәр эшләгән, аннан соң анда мәетләрне җирләү туктатылган. Әмма Ленинград блокадасы вакытында ул кабат эшли башлый. Биредә Советлар Союзы геройлары, танылган шәхесләр дә җирләнгән.  
 

news_right_1
news_right_2
news_bot