news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл куелу көне билгеле булды

Һәйкәл 2022 елда Идел буе Болгары халыклары ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан ачыла.

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл 8 июньдә ачылачак.

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышында билгеле булды.

Һәйкәлне 2022 елда Идел буе Болгары халыклары ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан урнаштыру планлаштырыла. 2022 елда, шулай ук, Касыйм шәһәрнең 870 еллыгы, Касыйм ханлыгының 570 еллыгы билгеләп үтелә.

Проектны Рязань өлкәсе һәм Касыйм шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Бикуев, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Әлфия Рәхмәтуллина гамәлгә ашырган.

Һәйкәл Ока елгасы ярында, реконструкцияләнгән һәм ханбикә исеме бирелгән скверда куела.

Һәйкәл макетын Россиянең атказанган рәссамы, сынчы Вениамин Сидоренко ясаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100