news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең танылган рәссамы, татар кызы Гүнәш Терколның китабы дөнья күрде

Төрек һәм инглиз телләрендә эшләнгән китапта авторның иң күренекле хезмәтләре тәкъдим ителгән.

Төркиянең танылган рәссамы, татар кызы Гүнәш Терколның китабы дөнья күрде
Рушания Алтай, Гүнәш Теркол

(Истанбул, 19 март, «Татар-информ», Рушания Алтай). Истанбулда яшәүче милләттәшебез, күренекле рәссам һәм сәнгать фәннәре кандидаты Гүнәш Терколның рәсем сәнгате белән бәйле китабы дөнья күрде. Бу хакта KRANK сәнгать галереясы матбугат үзәге хәбәр итә.

Китап төрек һәм инглиз телләрендә эшләнгән. Анда авторның күп еллык хезмәтләренең иң күренекле үрнәкләре бирелгән. Төркиянең танылган сәнгать белгечләре Билгә Өрәр, Али Акай, Сибәл Эрдамар тарафынннан Гүнәш Теркол сәнгатенең үсеш процессы, фәлсәфәсе, остаханә эшчәнлекләре хакында язылган мәкаләләре урын алган.

158 битлек китап Умур нәшриятында басылган. Ул Гүнәш Терколның шушы көннәрдә Истанбулда үтүче рәсем күргәзмәсендә танытылды. 13 февраль — 22 март көннәрендә KRANK сәнгать галереясында оештырылган бу күргәзмә «Бер икеле» дип атала. Анда авторның иллегә якын әсәре урын алган. Алар басма ысулы белән бәзгә төшерелгән рәсемнәрдән гыйбарәт.

Гүнәш Теркол «Татар-информ»ның Төркиядәге махсус хәбәрчесенә: «Бу дөньяда һәр нәрсә парлы яки икеле. Биредәге әсәрләремдә тән-җан, акыл-йөрәк, бәхет-кайгы кебек дуалистик төшенчәләр тудырган балансны күрсәтергә омтылдым, шунлыктан күргәзмәмнең исемен дә «Бер икеле» дип куйдым», — дип сөйләде.

Гүнәш Терколның әти-әниләре Төркиягә 1950 елларның башында Маньчжуриядән, Хайлар шәһәреннән күченеп килгән. Ул үзе 1981 елда Анкарада туган. Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгать университеты рәсем бүлегендә укыган, Йылдыз техник университетында магистратура программасын тәмәмлаган. Исеме татарчага Кояш дип тәрҗемә ителә.

Милләттәшебез сәнгатьтә татарлык белән бәйле темаларга да урын бирергә омтыла. Узган күргәзмәләрендә татарларның мөһаҗирлек темасын яктырткан әсәрләрен тәкъдим иткән. Бүгенге көндә ул әнисе Эльмира Мансур-Теркол белән татарларның мөһаҗирлек язмышы хакында документаль фильм төшерү буенча эшли.

Гүнәш Теркол бу көнгә кадәр Төркиядә генә түгел, Австрия, Англия, АКШ, Бельгия, Болгария, Бразилия, Германия, Кытай, Көньяк Корея, Франция, Швеция, Швецария кебек илләрдә үткән халыкара күргәзмәләргә катнашкан. Аның рәсемнәре Лондондагы Metropolitan университеты «The Cass» бинасының тәрәзәсен, шул ук каланың мөһаҗирләр мәхәлләсендәге Middlesex Street Estate бинасының, Истанбулның атаклы Истиклял урамындагы Француз мәдәнияте үзәге бинасының диварларын бизи.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100