Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмәндә Татар мәдәнияте көннәрен йомгаклау бәйрәме апрель азагына күчерелгән
Россиядә коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен иҗади бәйгеләргә нәтиҗә ясау һәм йомгаклау гала-концерты билгеләнгән вакытта түгел, ә соңрак узачак.
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Төмән өлкәсендә февраль һәм март айларында үткәрелгән «Татар мәдәнияте көннәре-2020» милли мәдәният һәм сәнгать бәйрәменең ябылу тантанасы апрельгә кадәр кичектерелгән. Татар мәдәнияте көннәре Себер татарлары һәм Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырыла.
Татар мәдәнияте кысаларында, Төмәндә XXIX «Таң йолдызы» төрки телле халыкларның балалар иҗаты өлкә бәйгесе, X «Халык сәнгате» үзешчән сәнгать иҗаты өлкә бәйгесе уздырылды. Шулай ук «Татар ашлары» өлкә бәйгесе игълан ителде.
Әлеге бәйгеләргә нәтиҗә ясау һәм йомгаклау гала-концерты 29 мартка билгеләнгән иде. Россиядә коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен бу чаралар якынча 29 апрельгә күчерелгәнлеге хәбәр ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз