news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владивостокта төркичә Яңа елны каршылыйлар

Нәүрүз кысаларында, милли киемнәр, осталар эшләнмәләре күргәзмәсе, милли ризыклар тәкъдим ителәчәк

 (Казан, 20 март, “Татар-информ”). 21 март көнне Владивостокның тимерьюлчылар Мәдәният йортында Нәүрүзне бәйрәм итәчәкләр. Тантаналы чара сәгать 11 дә башлана. Анда төрки халыкларның иҗат коллективлары чыгыш ясавы көтелә.

Нәүрүз Мәдәният йортында гына түгел, аның тирәсендәге мәйданда да бәйрәм ителәчәк. Төрле милләт вәкилләре, шул рәвешле, үз традицияләре буенча Яңа елны каршы алачак.

Нәүрүз кысаларында милли киемнәр, осталар эшләнмәләре күргәзмәсе, милли ризыклар тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә көн дәвамында эшләячәк.

Күңел ачулар спортчыларның милли көрәштә көч сынашуы белән башланып китеп, бәйрәм 14.00 гә кадәр дәвам итәчәк, диелә бәйрәмне оештыручылардан алынган хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot