news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Миллиард.татар» сайтында Казанда яшәүчеләрнең «щ» авазын ярату сәбәбен аңлаталар

Татар әдәби теле өчен урта – Казан татарлары сөйләше төп диалектка әверелгән.

«Миллиард.татар» сайтында Казанда яшәүчеләрнең «щ» авазын ярату сәбәбен аңлаталар

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). «Миллиард.татар» онлайн-ресурсында татар теленең төп диалекты белән бәйле җиде факт турында сөйләделәр.

«Татар теленең урта диалекты нәрсә ул? Бу — Казан татарлары диалекты. Тел белгечләре аны татар теле барлыкка килүдә төп диалект дип саный», — ди мәкалә авторлары.

Урта диалект, нигездә, Татарстанда һәм Башкортстанда, шулай ук күрше-тирә төбәкләрдә таралган. Казан арты районнарында (Балтач, Мамадыш, Лаеш), шулай ук Марий Эл Республикасында һәм Татарстанның Тау ягында таралган үзәк диалект әдәби телгә иң якыны санала.

«Урта (Казан) диалектына Минзәлә (Татарстанның кайбер көнчыгыш районнарын һәм Башкортстанның көнбатыш районнарын колачлый) һәм Бөре сөйләшләре (Башкортстандагы төньяк-көнбатыш районнарның бер өлеше) дә керә. Нәкъ менә шуларны төньяк-көнбатыш диалекты дип игълан итәргә тырышалар», — дип искәртә «Миллиард.татар» сайтындагы мәкалә авторлары.

Моннан тыш, онлайн-ресурста казанлылар арасында иң данлыклы татарча «ч» авазына да игътибар иткәннәр. «Фәнни телдә аны [ч] авазының монофтонгы дип атыйлар. Әйтелеше белән ул рус телендәге щ / ш’ авазына охшаган. „Неудаща“, „ущти“ — болар казанлыларның лексикасындагы гадәти сүзләр», — диелә мәкаләдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100