news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия галиме: Европаның берничә илендә һәм Кытайда татар теленә югалу куркынычы яный

Төрки телләр ЮНЕСКОның «Югалу куркынычы янаган дөнья телләре атласы»нда искә алынган.

Төркия галиме: Европаның берничә илендә һәм Кытайда татар теленә югалу куркынычы яный
Сүәр Әкәр

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Югалу куркынычы янаган төрки телләргә багышланган (Endangered Turkic Languages) проектның дүрт томлыгында Эстония, Литва, Беларусь, Болгария, Польша, Румыния, Кытай һәм себер татарлары телләре кертелгән. Проектны Төркия галимнәре Сүәр Әкәр һәм Үлкү Челик Шавк җитәкли.

«Бәйсез төрки дәүләт телләре, шулай ук Россиядә татар, Иранда азәрбайҗан, Кытайда уйгур, Әфганстанда үзбәк теле һ.б. юкка чыгу янамый, әмма төрки телләрнең төрле телләре һәм диалектлары бетү ягында. Шундыйлардан — Литва, Болгария, Беларусь, Эстония, Финляндия, себер татарлары телләре», — ди автор Сүәр Әкәр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сөйләде.

Аның сүзләренчә, төрле галимнәр һәм тикшеренү институтлары телләрнең юкка чыгу чиген төрлечә билгели, берәүләр теге яки бу телне «югалып баручы» дип саный, икенчеләре аны «әлегә яши» дип билгели.

Сүәр Әкәр югалган төрки телләрне билгеләгәндә, ЮНЕСКОның «Югалу куркынычы янаган дөнья телләре атласы»н әзерләү белән җитәкчелек итүен әйтә (UNESCO Atlas of the World’s Languages in Danger). «Атлас»та Россия Федерациясе халыклары, аерым алганда, башкорт, чуваш, якут телләре сөйләшкән төрки телләрнең тормыш дәрәҗәсе төрлечә чагылган», — ди ул хезмәтендә.

«Югалу куркынычы янаган төрки телләр» проекты ЮНЕСКО тарафыннан Хуҗа Әхмәт Ясәви елы дип игълан ителүгә багышланган. Башкент университеты профессоры, филология фәннәре докторы Сүәр Әкәр проектны биш ел җитәкләгән. Дүрт томлыклар энциклопедия форматында тәкъдим ителгән.

Дүрт томлыкка 26 илдән 130 галимнең 132 мәкаләсе кергән. Алар арасында КФУ доценты Зоя Кириллованың керәшен татарларына багышланган мәкаләсе дә бар. Сүәр Әкәр проект кысаларында бөтен дөнья белән элемтә корганын (Америкадан алып Россия һәм Кытайга кадәр) әйтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100