news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән татарлары «Халык сәнгате» бәйгесендә чыгыш ясады

Җиңүчеләре «Фольклор» өлкә фестивалендә катнашачак.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). 16 февраль көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә унынчы тапкыр «Халык сәнгате» бәйгесе булды. Бу турыда «Яңарыш» сайты хәбәр итте.

Биредә җирле үзешчән сәләт ияләре җыр, бию, музыка уен коралларында уйнау, фольклор, бәет, мөнәҗәтләр башкару жанрлары буенча ярышкан. Аларның чыгышларына филология фәннәре кандидаты, фольклорчы Луиза Сөрмәтова, «Төзүче» милләтләр мәдәнияте сараеның татар бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова һәм музыкант, композитор Әмир Хәлидов бәя биргән.

Бәйге җиңүчеләре унынчы «Фольклор» өлкә фестивалендә катнашачак.

Катнашучыларга проект авторы Вәлимә Ташкалова, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев, Татарстанның атказанган мәдәният эшмәкәрләре Фәрит Хәкимов белән Фәрид Корманов бәя биргән.

Урыннар билгеләнеп, дипломнар тапшырылганнан соң, Фәрит Хәкимов «Фольклор» өлкә фестивален 10 ел җитәкләүче Вәлимә Ташкалова, «Түгәрәк уен» халыкара фестивале авторы Фәнзилә Җәүһәрованың эшләренә олы бәя биреп, рәхмәтләрен белдерде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100