news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Уфада Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышачак

Милли шура рәисе Башкортстан башкаласының милли автономия һәм үзәк җитәкчеләре белән очрашачак.

Васил Шәйхразиев Уфада Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышачак
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан вәкиллеге

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфада Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышачаклар. Бүген Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» милли советы рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстан башкаласына эшлекле сәфәр белән килде.

«Уфада мин безнең милли автономия һәм үзәк җитәкчеләре белән очрашырга планлаштырам. Очрашуда төп мәсьәлә Татар халкының үсеш стратегиясе хакында булачак», — дип, үз планнары белән уртаклашты Васил Шәйхразиев. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан вәкиллеге хәбәр итә.

Аэропортта Шәйхразиевны Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан вәкиллеге рәисе Альфред Дәүләтшин каршы алды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100