news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл куялар

Һәйкәл макетын сынчы Вениамин Сидоренко ясаган.

Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл куялар
http://dumrf.ru

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл куячаклар. Һәйкәлне 2022 елда Идел буе Болгары халыклары ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан урнаштыру планлаштырыла.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мемориал урнаштыру турында кичә Россия мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә фикер алышканнар.

Очрашуда Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасарлары Рәфыйк Фәттахетдинов һәм Илдар Нуриманов, Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Бикуев, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Әлфия Рәхмәтуллина һәм башкалар катнашты.

Проектны Әлфия Рәхмәтуллина һәм Илдар Бикуев гамәлгә ашыра. Алар Сөембикәнең соңгы урыны Касыйм шәһәре белән бәйле булуы турындагы тарихи дәлилләргә таяначак. Һәйкәл Ока елгасы ярында, реконструкцияләнгән һәм ханбикә исеме бирелгән скверда куела.

Сынны сквер үзәгенә урнаштырачаклар. Монда сигез почмаклы йолдыз формасында, ярымай һәм йолдыз куелган постамент урнашкан.

Һәйкәл макеты әзер, аны Россиянең атказанган рәссамы, сынчы Вениамин Сидоренко ясаган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100