news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодар шәһәрендә балалар өчен бушлай татар теле дәресләре була

Дәрескә теләге булган һәркем языла ала.

Краснодар шәһәрендә балалар өчен бушлай татар теле дәресләре була
Рамил Гали

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Краснодар шәһәренең «Болгар-К» татар җәмгыяте татар теле дәресләрен оештырган.

Татар теле дәресләре бушлай булачак. Дәресләрне Раилә Яриәхмәтова укыта. Бу турыда «Болгар-К» татар җәмгыятенең Инстаграм битендә хәбәр ителә.

Баланы татар теле дәресләренә яздыру өчен җәмгыятьнең Инстаграм битендәге сылтама буенча кереп язылырга һәм форманы тутырырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot