news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөлфәт Хәкимгә үз афоризмнары китабының беренче нөсхәсен «Татар җыры»нда тапшырдылар

«Мондый вакыйгаларның бүгенге көндә булуы бик зарур һәм зур әһәмияткә ия, чөнки татар җыры сәнгате безне бергә җыеп тора шикелле», — диде беренче фестивальгә сценарий язган Зөлфәт Хәким.

Зөлфәт Хәкимгә үз афоризмнары китабының беренче нөсхәсен «Татар җыры»нда тапшырдылар
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Барс Медиа» компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәкимгә аның канатлы сүзләре тупланган китапның беренче нөсхәсен бүләк итте.

«Зөлфәт Хәкимнең афоризмнар китабын чыгарырга уйладык. Бәлки, үзе ачуланыр да инде. Бүгенге көндә сигнал экземпляр килде. Тәнкыйтьләр, төзәтүләр булырга мөмкин», — диде Камил Гәрәев кичә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Татар җыры» ачылышы алдыннан журналистлар белән очрашуда.

Зөлфәт Хәким җыентыкта үзенең якынча 700 фикере тупланганын билгеләп үтте. Ул шулай ук «Татар җыры»ның үзенә якын булуын әйтте.

«Мин — беренче фестивальгә сценарий язган кеше. Шуңа „Татар җыры“ миңа бик якын. Ул Камал театрында булган иде. Хәзер инде — 22нче „Татар җыры“. Минемчә, бу хәйран зур вакыт. „Татар җыры“ белән бик якты хатирәләрем бәйле. Мондый вакыйгаларның бүгенге көндә булуы бик зарур һәм зур әһәмияткә ия, чөнки татар җыры сәнгате безне бергә җыеп тора шикелле», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100