news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шаяннар һәм Тапкырлар клубы мәктәп лигасының финалистлары ачыкланды

Шаяннар һәм Тапкырлар клубының ярымфинал уенында Казан, Мөслим һәм Яр Чаллы командалары очрашты.

Шаяннар һәм Тапкырлар клубы мәктәп лигасының финалистлары ачыкланды
Владимир Васильев

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Кичә Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы мәктәп лигасының ярымфинал уенында киләсе турга кемнәр узачагы ачыкланды. Уен Казанның Халыклар Дуслыгы Йортында узды.

ШТКның ярымфинал этабында 6 команда көч сынашты. Шулар арасыннан дүртесе Казаннан һәм берәр команда Яр Чаллы белән Мөслимнән.

Катнашучы командалар: Казанның 171нче мәктәбенең «Салкын чәй», 4-нче гимназия-интернатының «Чил Пил», 149-нчы лицейның «Бабл гам», «ДК» җыелма командасы, Мөслим районының «Мөслим кырмыскасы» һәм Яр Чаллыдан «Эксклюзив».

Командаларны бәяләү өчен, визитка һәм видеоны тавышландыру бәйгеләре оештырылды.

Жюри «Мөслим кырмыскасы» һәм «Бабл гам» командаларын югары бәяләде. Уенны оештыручылар финалга алты команданы да үткәрергә булды.

Балаларның уенын "Әйдә ШаяРТ" лигасы җитәкчесе Рамил Әһдиев, ШТК мәктәп татар лигасына нигез салучы Рөстәм Гатауллин, Шаян ТВ телеканалының мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резедә Хәсәнова, җырчы Рамил Закиров һәм Студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов бәяләделәр.


Балалар һәм яшь-үсмерләрнең ШТК лигасы 2010 елдан бирле эшләп килә. Әлеге лига тарафыннан барлыгы 21 уен үткәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100