Башкортстанда Гыйбадулла Алпаровны искә алалар

Күренекле татар галиме Гыйбадулла Алпаровның тууына 120 ел тулды. Шушы уңайдан туган ягы Башкортстанда аны хөрмәтләп искә алалар
(Уфа, 19 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Күренекле татар галиме Гыйбадулла Алпаровның тууына 120 ел тулды.
Шушы уңайдан туган ягы Башкортстанда аны хөрмәтләп искә алалар. Гыйбадулла Алпаров хәзерге татар грамматикасына нигез салучыларның берсе, профессор, мөгаллим, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе буларак танылды.
Гыйбадулла Хәбибулла улы Алпаров Башкортстанның Авыргазы районындагы Корманай исемле данлыклы татар авылында туып үсә. Уфадагы “Госмания” һәм “Галия” мәдрәсәләрендә белем ала ул.
Гыйбадулла Алпаровның гыйльми эшчәнлеге тәрҗемәләрдән башлана. Галимҗан Ибраһимов белән берлектә русчадан “Бичара колның тормышы”, “Миллионнар табу” дигән тәрҗемә әсәрләрен, төрекчәдән “Бичара хатын” әсәрен, “Кесәлек мәңгелек календарь” дигән хезмәтен бастыра.
Г. Алпаровның тәүге мәкаләләре 1910 елда Ырымбурда чыга торган “Шура” журналында күренә башлый. 1912 елда “Хәреф вә имлябыз” дигән беренче фәнни эше, 1913 елда “Татар әлифбасы” басылып чыга.
1913 елда Гыйбадулла Алпаров Казандагы Укытучылар институтын тәмамлый. Троицкида балалар укытып Корманайга кайткач, 1914-1918 елларда туган ягында мәдәни-мәгърифәт эшчәнлеген җәелдерә, фәнни эзләнүләр алып бара. Шул вакытта Мәҗит Гафури белән аралаша. М. Гафури аны Башкортстан мәктәпләре өчен уку китаплары язуга җәлеп итә.
Гыйбадулла Алпаровның эшчәнлек даирәсе бик киң һәм күпкырлы. Талантлы журналист һәм публицист буларак та таныла, фәнни эшләрен дә бер-бер артлы дөньяга чыгара, гамәлгә куя.
1926 елдан Г. Алпаровның эшчәнлеге һәм тормышы Казанда дәвам итә. 1926 елда Ленинградка Шәрыкне өйрәнү институтына укырга җибәрелә ул. 1930 елда аспирантураны тәмамлап, кандидатлык диссертациясен яклый. Казан педагогия институтында кафедра мөдире була, башка югары уку йортларында лекцияләр укый. Фәнни эшләре исә татар грамматикасын үстерүгә бәяләп бетергесез зур өлеш кертә.
Әле Казанда Гыйбадулла Алпаровның сайланма хезмәтләренең яңадан нәшер ителәчәге хакында мәгълүм булды. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре бу җыентыкны нәшриятка әзерләп тапшырган да инде.