news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорскида «Хәтер» татар җыры бәйгесенә гариза кабул итү иртәгә тәмамлана

Фестиваль җиңүчеләренең Гала-концерты 30 ноябрьдә онлайн булачак.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Магнитогорск татарлары ел саен үткәрелә торган «Хәтер» татар җыр иҗаты фестиваль-бәйгесе уздыра. Катнашырга теләүчеләрнең видеолары 20 ноябрьгә кадәр электрон почтага (otk-ddn@yandex.ru) кабул ителә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәтер» татар җыр иҗаты фестиваль-бәйгесендә теләге булган һәрке катнаша ала. Чараны Магнитогорск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортының татар мәдәнияты бүлеге оештыра.

Бәйгедә түбәндәге номинацияләр каралган: - татар халык җырлары һәм татар композиторларының җырлары. - мөнәҗәтләр һәм бәетләр. Яшь төркемнәре: 5-10 яшь; 10-15 яшь; 15-35 яшь; 35-55 яшь һәм 55 яшьтән өлкәннәр.

Фестивальгә 1 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр гаризалар һәм видеоязмаларга сылтамалар кабул ителә. 20 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр жюри катнашучыларның конкурс программаларын карый. 30 ноябрьдә Гала-концерт була, шулай ук нәтиҗәләр онлайн игълан ителә. Фестиваль нәтиҗәләре сайтта һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылачак. 30 ноябрьдән дипломнар электрон адресларга җибәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100