news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта татар телен өйрәнү буенча интенсив курслар башланган

Дәресләргә татар телен белмәүчеләр дә, телне өйрәнүне дәвам итәргә теләүчеләр дә йөри ала.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). 15 ноябрь көнне Екатеринбургта татар телен өйрәнү буенча интенсив курслар башланды. Бу хакта Екатеринбург татарлары Вконтакте төркемендә хәбәр итә.

Дәресләр укучыларны ике төркемгә бүлеп уза: татар телен өйрәнүдә беренче адымнарын ясаучылар һәм телне үзләштерүне дәвам итүчеләр төркемнәренә бүленеп укый курска йөрүчеләр.

Курслар атнасына ике тапкыр уза. Дәресләрнең планлаштырылган вакыты турында Вконтакте төркемендә алдан хәбәр итәләр. Татар телен өйрәнү буенча интенсив 3 ай дәвам итәчәк.

Дәресләрне эшмәкәр, «Милли хәзинә» өстәл уенын уйлап табучы, Екатеринбургта татарча сөйләм клубын булдыручы Вячеслав Сурмятов уздыра.

Курслар Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге бинасында (Сакко и Ванцетти ур., 24нче йорт) уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100