Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мансур Гыйләҗев җанисәптә катнашырга һәм татар булып язылырга чакырды
«Безне берләштерә торган уртак тарихыбыз, яшәешебез, телебез бар», — ди драматург.
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Мансур Гыйләҗев халык җанисәптә катнашырга һәм татар булып язылырга тиеш дип саный.
«Татар халкының тарихы шулкадәр катлаулы, татарлар дөнья буйлап сибелгән. Сугышлар, төрле четерекле вакыйгалар булган, кыяфәт тә, тел дә үзгәргән. Мәсәлән, Урта Азиядә яшәгән татарларның күзләре үзгә, Кавказда яшәүче татарлар башкачарак сөйләшә. Һәрхәлдә, без бер милләт булып калабыз», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына.
Мансур Гыйләҗев сүзләренчә, безне берләштерә торган уртак тарихыбыз, яшәешебез, телебез бар. «Аз гына да булса ниндидер аермалар бар икән, без барыбер татар булып калабыз», — ди ул.
«Рус белән татар, башкорт белән татар берләшкән гаиләләр булса да, бу әле үзеңне рус милләтеннән дип яздыру кирәк дигән сүз түгел. Монда балаларны, оныкларны ничек языласын уйлашырга кирәк, бу очракта сайлау ирекле», — диде драматург.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз