Халыкара «Татар кызы – 2021» финалы кичектерелә

Бәйгене күчерү Үзбәкстанда коронавирусның таралуын кисәтү буенча чаралар программасын әзерли торган махсус комиссия карары нигезендә эшләнә.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Дөньяда эпидемиологик вазгыятьнең кискенләшүенә бәйле Халыкара «Татар кызы – 2021» бәйгесенең финалы күчерелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгене күчерү Үзбәкстанда коронавирусның үтеп керүен һәм таралуын кисәтү буенча чаралар программасын әзерли торган махсус комиссия карары нигезендә эшләнә, диелә хәбәрдә.