Тәтештә татарча диктантны төрле милләт кешеләр язган

Тәтеш районында «Татарча диктант»та 300 кеше катнашты.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Бүген узган «Татарча диктант»та Тәтеш муниципаль районы халкы бик теләп катнашты. "Татарча диктант"ны да районда татарлардан тыш, руслар, чувашлар язды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тәтештә татарча диктант язган иң олы кешегә 76 яшь булган. Ул - җирле шагыйрә Роза Фәйзуллина.

Акция Тәтеш шәһәренең 1 нче урта белем бирү мәктәбендә үткәрелде. Барлыгы Тәтеш районында "Татарча диктант"та 300 кеше катнашты.

Аеруча Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбендә акция бик оешкан төстә, бәйрәм күтәренкелеге белән узды. Катнашучыларның иң яшенә — 10, иң олысына 62 яшь иде. Алар арасында җирлек башлыгы Илдар Шәмсетдинов, мәктәп директоры Фәһим Сәлимҗанов, авыл китапханәчесе, балалар бакчасы мөдире, укытучылар, техник хезмәткәрләр бар иде.

"Бөтен дөнья халкына үз телебезне, милләтебезне, рухи байлыгыбызны саклап калуны күрсәттек", — диде җирлек башлыгы.