420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Ерак Көнчыгыштагы ватандашлар татарча диктантны беренчеләрдән булып язды. Приморье краеның Артем шәһәрендә 6 кеше катнашты. «Без беренче тапкыр катнашабыз,» - диләр алар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Барлык катнашучылар да өлкән яшьтә иде. Иң өлкәненә - 87 яшь. «Яшьләр катнашмады, чөнки күбесе татарча сөйләшми, татар теле дәресләрен үткәрергә белгеч юк. Без киләчәктә дә бу акциядә катнашачакбыз, безгә бик ошады, ди татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Фәния Хисамова.