Мәскәүдә рәссам Илдар Мостафинның күргәзмәсе ачылачак

Күргәзмә Мәскәүгә багышлана.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). 29 октябрьдә Мәскәүдә А.Н.Толстой исемендәге китапханәдә "Башкала Мәскәү. Илдар Мостафинның рәсем сәнгате һәм графикасы" дип аталган күргәзмә ачыла. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Илдар Мостафин – Россия Рәссамнәр берләшмәсе әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Н.Косыгин исемендәге Россия Дәүләт университеты профессоры.

Рәссам төрле сәнгать техникасы белән оста эш итә.

Күргәзмә Мәскәүгә багышлана. Тамашачыны рәссамның эшләрендә шушы әсәрләргә илһамландырган Мәскәүгә карата ихлас рәхмәте чагылыш тапкан җылы, дулкынландыргыч мөнәсәбәте җәлеп итәчәк.

Күргәзмә 2017 елның 12 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.