Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстандагы Татар яшьләре көннәрендә Казаннан да вәкилләр катнашачак
Башкортстандагы Татар яшьләре көннәрендә Казаннан да вәкилләр катнашачак
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). 22-24 сентябрь көнне Башкортстанда Татар яшьләре көннәре узачак. Шул уңайдан, 21 сентябрь көнне күрше республикага Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар яшьләре Форумы Бюросы әгъзалары һәм журналистлар китәчәк.
Башкортстандагы Татар яшьләре көннәрен «Азатлык» яшьләр Берлеге Башкортстан республикасы мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы һәм БРның яшьләр сәясәте дәүләт комитеты белән берлектә уздыра.
Татар яшьләре көннәре «Азатлык» татар яшьләре Берлегенең 15 еллыгына багышлана. Аның программасында Башкортстан республикасының дәүләт органнары һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре катнашында «Яшьләр оешмалары үз халкы һәм үз илләре киләчәген ничек төзи» дигән темага «түгәрәк өстәл» уздыру, «Азатлык»ның элекке әгъзалары белән очрашу, «Яшьләрнең милли-мәдәни тәрбиясе» дигән программа оештыру каралган. Шулай ук яшьләр Башкортстандагы югары уку йортларында булып, анда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы вәкилләре белән очрашачаклар, музейларда, мәчетләрдә булачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз