news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрекләр оештырган симпозиумда КФУ галимәсе татар әдәбияты турында сөйләде

Профессор Флера Сәйфуллина «Татар мәгърифәтчелек әдәбиятында хатын-кыз иреге мәсьәләсе» темасына чыгыш ясады.

(Истанбул, 19 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимәсе Флера Сәйфуллина Төркиянең Ататөрек исемендәге университет оештырган халыкара симпозиумда татар мәгърифәтчелек әдәбиятында хатын-кыз иреге мәсьәләсе турында чыгыш ясады.

«Татар мәгърифәтчелек әдәбиятында хатын-кыз иреге мәсьәләсе» дип исемләнгән докладында галимә хатын-кыз хөрлеге белән бәйле теманы Муса Акъегет, Риза Фәхретдин, Гаяз Исхакый, Заһир Бигиев, Фатих Кәрими әсәрләре аша ачып бирде.

Флера Сәйфуллина Риза Фәхретдиннең татар әдәбиятында татар хатын-кыз исемен беренче булып әсәрнең исеменә чыгарган һәм гүзәл затларны җәмгыять дәрәҗәсенә күтәргән язучы булуын ассызыклады. Аның «Әсма, яки Гамәл вә җәза» әсәрен анализлады.

Мәгърифәтчелек әдәбиятында төрле карашлар хөкем сөрүен, әйтик, Заһир Бигиев әсәрләрендә ата-ана сүзеннән чыкмаган, әхлаклы хатын-кызның гына бәхетле, үз иреге өчен көрәшүче хатын-кызның хәтта үлемгә лаек булуы фикеренең алга чыгуын искәртте.

«XIX гасырның соңгы чиреге татар әдәбиятында хөрлек, ирек темасының хатын-кызлар иреге мәсьәләсе белән янәшә куелган. Милләтне үстерү, җәмгыятьне Европа дәрәҗәсенә җиткерү, милләткә хезмәт итү мәсьәләләре шактый киң аспектта каралган»,  — дип сөйләде ул. 

Флера Сәйфуллина «Төркия дәүләт гимнына — 100 ел һәм төрки дөнья әдәбиятларында ирек фикере» исемле симпозиумның Габдулла Тукай исеме бирелгән секциясендә чыгыш ясады. Әлеге утырышны татар-төрек галимәсе, Кавказ университеты доценты Чулпан-Зариф-Четин җитәкләде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100