news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль Сабантуй символы Ульяновск өлкәсенә тапшырылды

Бүген Нижневартовскида Федераль Сабантуй узды.

Федераль Сабантуй символы Ульяновск өлкәсенә тапшырылды
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Федераль Сабантуй символы - бронза канатлы «Тулпар» Ульяновск өлкәсенә тапшырылды.

Бүген Нижневартовскида Федераль Сабантуй узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Федераль Сабантуй символы Ульяновск өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары, Ульяновск өлкәсе Губернаторы хакимияте җитәкчесе Александр Костомаровка һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы әгъзасы, Ульяновск өлкәсе төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафинга тапшырылды.

Александр Костомаров Ульяновск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Русских исеменнән барлык катнашучыларны Сабантуй милли бәйрәме белән котлады. «Без Федераль Сабантуйның әлеге символын зур җаваплылык белән кабул итәбез һәм 2022 елда узачак бәйрәмне матур итеп үткәрергә сүз бирәбез», — диде.  Александр Костомаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100