Төмән композиторы Ислам Сафин үзенең 50 яшьлек юбилеен каршылый

Төмән композиторы Ислам Сафин үзенең 50 яшьлек юбилеен каршылый

(Төмән, 19 июнь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Бүген Төмәннән ерак түгел урнашкан Талымхан авылында яшәп иҗат итүче Россиянең һәм Татарстанның Композиторлар берлеге әгъзасы Ислам Сафинга 50 яшь тулды. Үзенең алтын юбилеена ул үз-үзенә зур бүләк әзерләде. Аның балалар өчен иҗат ителгән 16 әсәрдән торган ноталы җырлар җыентыгы дөнья күрде. Китап Минзат Ибәтуллинның Татар китабы нәшриятында Талымхан Мәдәният йорты мөдире Раиф Сафинның кереш сүзе һәм караоке кушымтасы белән 1000 данә булып басылып чыкты.

Ислам Сафинның Төмән җиренә килеп чыгуы очраклы гына булмаса да, Себергә килеп урнашуы көтелмәгәндә була. Шулай көтелмәгәндә генә диярлек, ирле-хатынлы композитор Ислам Сафин белән җырчы һәм биюче Гөлнур Себер татар дөньясына Казаннан җыр-моң белән килеп керделәр, милли мәдәниятебезне үз иҗатлары белән баеттылар, халыкның олы ихтирамын һәм мәхәббәтен яулап алдылар.

Үзгәртеп кору елларында гади бер авылдан Себернең иң бай, иң алдынгы, иң матур авылларының берсенә әверелгән Талымхан авылы җитәкчесе Шамил Юскаев (бүгенге көндә вафат) Төмәнгә гастрольгә килгән «Казан кызы» ансамбле артистлары арасында Ислам музыкасы белән Гөлнур чыгышларын аеруча ярата, аларны шәһәрләрнекеннән бер ягы белән дә ким булмаган авыл Мәдәният йортына эшкә чакыра. Хыялый күңелле Сафиннар, борынгы татар җире Себер белән якыннанрак та танышырбыз, бер-ике ел яшәп карыйк, дип, тәвәккәлләп киләләр бу якларга. Сәнгать сөйгән, туган авылында милли сәнгатебезне күтәреп халыкка хезмәт иттерү теләге белән янган Шамилнең яшәү һәм иҗат өчен шартлар тудырып каршы алуы, матур күл буенда утырган Талымхан авылының хозур табигате, авыл кешеләренең ихтирамлы җылы карашы Себергә бәйләп куя, иҗат өчен бәрәкәтле илһам чыганагы булып тора. Яшәп, эшләп кенә карамыйлар алар, тулы канлы тормыш белән Себерне яратып яшиләр, иҗат итәләр. Талымхан авылы белән генә чикләнми аларның халыкка күрсәткән хезмәтләре, алар өлкә күләмендәге мәдәни чараларда катнашмый калмыйлар, аларны халык таный, аларның иҗаты якташларыбызда музыкаль зәвык тәрбияли.

Исламның туган җире – Удмуртия Республикасының башкаласы Ижау шәһәре. Галимулла белән Рәхимә Сафиннарның гаиләсендә 1956 елда дөньяга аваз сала ул. Мәктәп елларында Ислам музыка мәктәбенә дә йөреп, аны яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Бала чагыннан ук ул инде үзенең киләчәген музыкадан башка күз алдына китерә дә алмый. Ижау музыка училищесын тәмамлап, 1977 елда Казан дәүләт консерваториясенең композиция бүлегенә укырга керә. Консерватория укытучылары Б.Н.Трубин белән А.В.Лупов тырыш татар егетенең музыкаль сәләтен күреп, аның алдында иҗат серләрен ачалар. Укытучыларын ул бүген дә сагынып искә ала, аларга рәхмәтле булып яши.

Консерваторияне тәмамлаганнан соң, Ислам Казанда яшәп кала, иҗат эшенә чума. «Казан кызы» ансамбленең сәнгать җитәкчесе булып эшләгән елларында ул иҗатында үз йөзен, музыкада үз юнәлешен таба. Ул елларда ук балалар өчен, эстрада өчен күп җырлар, Курчак театры, Татарстан театрлары өчен спектакльләргә музыкаль бизәлешләр иҗат итә, академик әсәрләр яза. Ике фортепиано өчен соната, ике фортепиано өчен «Мәзәк» исемле әсәре, симфония һәм башка иҗат җимешләре музыка белгечләренең, композиторларның югары бәясен ала.

Себердә яшәп тә ул Мәскәү, Татарстан, Казан һәм киң музыка дөньясы белән элемтәләрен өзми. Чаллыда үтә торган «Таң йолдызы» фестивалендә еш катнаша, «Евро-Азия» фестивалендә югары бәя алып бүләкләнә. Себердә аның иҗаты тагын да тирәнәя, байый бара. Монда иҗат иткән җырлары төбәгебездә киң популярлык казанып өлгерде. Драматург Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» исемле әсәре буенча Төмән үзешчән «Сәфәр» театры әзерләп куйган спектакльгә язган музыка бизәлеше дә – аның зур эшләренең берсе. Аеруча Фәгыйлә җырына язган көе тамашачылар күңелендә онытылмаслык тирән эз калдыра.

Исламның җитди академик әсәрләре дә, спектакльләргә язган музыкаль бизәкләре дә, лирик, шаян һәм балалар өчен язган җырлары да тирән милли моң белән сугарылган.

Бүгенге көндә ул Талымхан Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе вазифаларын да үти. Ислам Сафин өзлексез иҗат юлында. Бу юлда ул әле яңадан-яңа музыкаль бизәкләр табар, татар дөньясын милли моңнар белән тагын да баетыр, дип ышана төмәнлеләр. Шушы тәүге китабы – музыка сөючеләргә Исламның ихлас бүләге дә, иҗатының чәчәк ата баруына ачык дәлил дә.

Ислам Сафинның «Кулчатыр» җыентыгы татар мәктәпләренә һәм клубларга көтеп алынган кыйммәтле ярдәмлек булып ирешәчәк.