news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида «Татар гаиләсе» Бөтенроссия фондының күчмә утырышы булды

Оешма өлкәнең үрнәк татар гаиләләрен барлау юнәлешендә актив эш алып бара.

Ульяновскида  «Татар гаиләсе» Бөтенроссия фондының күчмә утырышы булды
http://emetul73.ru.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә генә «Татарлар: гамәлләр стратегиясе»н тормышка ашыру кысаларында Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының күчмә утырышы узды.

Оешма өлкәнең үрнәк татар гаиләләрен барлау юнәлешендә актив эш алып бара. Традиция буенча ел саен ярты гасырдан артык иңне-иңгә куеп, бер сукмактан атлаучы, милләтебезгә тугрылыклы ул-кызлар тәрбияләп үстерүче абруйлы парларны хөрмәтләнә, аларның исемнәрен «Алтын китап»ка теркәлә. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Җиңүче парлар өлкә татар автономиясе белән «Татар гаиләсе» фондының сертификатларын алу бәхетенә ирештеләр. Гаиләләр үзләренең күргәзмәләре, гаилә ядкарьләре, шәхси фотоальбомнары белән таныштырып, иҗади осталыкларын күрсәтте.

«ТНВ» каналында бу турыда җылы хисле видеосюжет күрсәтелде. Әлеге бәйгедә Иске Кулаткы, Мәләкәс, Николаевка, Ульяновск, Инза, Сенгилей, Чардаклы районнары, Новоульяновск, Димитровград, Ульяновск шәһәрләре вәкилләре ел саен актив катнаша», — дип сөйләде Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Ульяновск бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфирә Алиякберова.

Шулай ук татар гаиләсенең үзкыйммәтен күтәрү чарасы буларак уздырылган бәйгеләрдә катнашып, җиңүче гаиләләрне атап китәсе килә. «Безнең гаилә — минем горурлыгым» өлкә фотоконкурсында җиңүче Алсу Альметова гаиләсе (Ульяновск шәһәре) әнә шундыйлардан. Икенче бәйге «Әтием — гаиләм терәге» дип аталды. Җиңүче — Мәләкәс районыннан Гөлнәфис Сәхабетдинова гаиләсе.

«Безнең гаилә — минем горурлыгым» өлкә фотоконкурсында шәһәр, өлкә районнары актив катнашты. «Бәхетле балачак» дигән милли төсмерле балалар иҗаты җимешләренә багышланган интернет-конкурс игълан ителгән иде. Үрнәк татар гаиләләрен пропагандалау чарасы буларак «Милли киемле ана һәм бала» фотобәйгесе үткәрелде, диелгән басмада.

Әлеге чаралар автономия, Татар мәдәният үзәге, «Өмет» газетасы һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы белән берлектә оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100