news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тукай иле» конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән ике яшьтән алып туксан яшькә кадәрге кешеләр катнашты, алардан 150дән артык эш килгән.

«Тукай иле» конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан игълан ителгән «Тукай иле» иҗади конкурсына Россиянең төрле төбәкләреннән 150дән артык эш килгән. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

Жюри әгъзалары нәтиҗә ясап,төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләде.

«Татар телендә Габдулла Тукай шигырьләре» номинациясендә 17 яшькә кадәрге балалар арасында Свердловск өлкәсеннән Афризунова Динә; Мәскәүдән Кәримов Кәрим; Татарстанның Буа шәһәреннән Йосыпов Самир, ә өлкәннәр арасында Актаныштан 90 яшьлек Кәрамова Нәкия җиңүче дип табылды.  

«Татар телендә Габдулла Тукай җырлары һәм шигырьләре» номинациясендә 17 яшькә кадәр балалар арасында Мәскәү шәһәренең 1186 нчы мәктәп укучылары Сылу һәм Шәүкәт Миңнегалиевлар; 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Шакирова Камилә җиңде.

«Татар телендә Габдулла Тукай иҗатына һәм шәхесенә багышланган автор шигырьләре» номинациясендә Балтачтан Галиуллина Иркә, өлкәннәр арасында Казаннан Чигашова Римма эшләре урын алды.

 «Габдулла Тукай иҗатына һәм шәхесенә багышланган сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре» номинациясендә 17 яшькә кадәрге балалар арасында Мөхәммәтҗанова Зәйнәб (Мәскәү шәһәре), 18 яшьтән өлкәнрәкләрдә Гвоздевская Диана (Мәскәү шәһәре); «Татар телендә Габдулла Тукай әсәрләрен коллектив театральләштерелгән башкару» номинациясендә М.Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп укучылары ( Г.Тукайның «Су анасы» әсәре буенча театральләштерелгән тамаша) шулай ук беренче урынны яулады.

Конкурста ике яшьтән алып туксан яшькә кадәрге кешеләр катнашты. Җиңүчеләрне бүләкләү 26 апрельдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган истәлекле чарада узачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100