news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шыгырданның татар теле укытучысы: Бездә татар әдәби китапларына кытлык

Сания Ишморатова сүзләренчә, укучыларның татарча китаплар укыйсы килә.

Шыгырданның татар теле укытучысы: Бездә татар әдәби китапларына кытлык
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татар-информ» хәбәрчесе Чувашия Республикасының профессор Әнвәр Фәизов исемендәге Шыгырдан урта гомуми белем бирү мәктәбенә сәфәр кылды. Татар теле укытучысы Сания Ишморатова хәбәрчегә татар китапларының җитмәвен әйтте.

«Татар китапларына кытлык. Сорыйбыз, язабыз. Балаларның татарча китаплар укыйсы килә. Кайтарылса, бик шат булыр идек», — дип ярдәм сорап мөрәҗәгать итте ул.

Аның сүзләренчә, мәктәптә татар теле кабинетындагы күпчелек татар китапларын ул үз акчасына сатып алган.

«Үз көчебез белән татар теле китапларын булдырырга тырыштык. Балалар бу китапларны рәхәтләнеп укый, кызыксына. Үзләре дә киләчәктә татар телен саклаучы булачакларына ышанып калам», — диде татар теле укытучысы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100