news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә Дәүләткол авылының бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәргә җыеналар

Дәүләткол авылына 1920 елда нигез салына.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә Камышлы районы Дәүләткол авылының быел бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәргә җыеналар. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.

Авылга былтыр 100 ел булган. Әмма пандемия аркасында бәйрәм уздырылмый калган. Аны быел 13 июньдә традицион милли Сабантуй бәйрәме көнендә уздырачаклар.

Дәүләткол авылы Камышлы авылыннан 1919 елда чираттагы зур янгын аркасында аерылып чыккан. Янгыннан нигезләре көлгә әйләнгәч, яңа урынга утырырга карар кылалар.

Янгында зыян күргән кешеләрнең берсе - Әбугали Шәвәлиев, якташлары исеменнән юллама белән Самарага губерна хакимиятенә бара һәм аерым бистә булып, аерылып чыгарга рөхсәт ала. Яңа авылны туган авылларыннан җиде чакрым ераклыкта төзергә булганнар. Бер елдан Камышлы елгасыннан өстәрәк 82 йорт барлыкка килгән. 1920 елның 18 декабрендә бирегә 450 кеше күчеп килә. Аларның 187се - 20 яшьтән өлкәнрәкләр, 263е - 20 яшькә кадәрге яшьләр була.                   

1925 елда ук халыктан җыелган акчага Дәүләткол авылында матур мәчет төзелә. Совет елларында бина төрле оешмалар карамагына тапшырыла. 1990 елда мәчет янәдән үз ишекләрен ача. 2001 елда мәчет Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте ярдәме белән реставрацияләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100