news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукайга багышланган флешмобта төрек музыканты Кәмаль Кутлу катнашкан

Ул Тукайның төрекчә “Шагыйрь” шигыренә көй язып, үзе башкарган җырын тәкъдим иткән

(Истанбул, 19 апрель, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Интернетта татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган флешмобка төрек музыканты Кәмаль Кутлу да кушылган. Ул анда Тукайның “Шагыйрь” шигыренә иҗат иткән җыры белән катнашкан.

Төркия музыканты төрекчәгә тәрҗемә ителгән әлеге шигырьгә көйне 2018 елның октябрь аенда язган. Ул беренче тапкыр быел Габдулла Тукайга багышланган флешмобларда яңгырый. Җырны автор үзе башкара.

Кәмаль Кутлу “Шагыйрь” җыры белән КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты , Габдулла Тукай әдәби музее, Мәскәү татар автономиясе игълан иткән ”Минем Тукай”, ”Өйдә Тукайны укыйм“,”Тукайны укыйм” кебек флешмобларга катнашкан.

Төрек музыканты, автор-башкаручы Кәмаль Кутлу - Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче Фатих Кутлуның бертуган энесе, Төркиянең Каһраманмараш шәһәрендә яши.

“2016 елда тууына 130 ел тулуга багышлап, төрек шагыйре Али Акбаш белән мин, Габдулла Тукайның 130 шигырен төрекчәгә тәрҗемә иттек. Ул Евразия язучылар берлегенең “Бәнгү” нәшриятында китап булып басылды. Кәмаль шул китапны укыганда “Шагыйрь” шигырен бик ошаткан һәм 2018 елда аңа көй язган. Шунысы кызыклы, Тукай бу шигырен 1908 елда иҗат иткән булган, Кәмаль исә аны 110 елдан соң җырга әйләндергән”, - диде Фатих Кутлу.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100