news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында Рәйсә Атамбаева катнаша

Рәйсә Атамбаева - Кыргызстанның 2011-2017 еллардагы беренче ледиы.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында Рәйсә Атамбаева катнаша
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының шәрәфле кунагы, медицина фәннәре докторы Рәйсә Атамбаева үсмерләр сәламәтлеген саклау проблемаларын күтәреп чыкты. Бу хакта ул съездның пленар утырышындагы чыгышында әйтте.

“Исәнмесез, кадерле татарларым, татар халкым!”, - дип башлады ул чыгышын һәм Кыргызстан татарларыннан сәламнәр җиткерде. “Мин Татарстанга һәрвакыт сөенеп кайтам, чөнки тамырларым монда. Әти-әнием дә биредә туганнар: берсе – Сарман, берсе – Бөгелмә районыннан. Ә танышуын алар Кыргызстанда танышканнар. Татарстанда минем туганнарым яши. Хәзер дә туганнарым янына елга бер мәртәбә булса да кайтырга тырышам”, - диде Рәйсә Атамбаева.

Кыргызстанның 2011-2017 еллардагы беренче ледиы 1913 елда Казанга килүенең әһәмиятле булуын ассызыклады.

“Мин V Бөтендөнья татар конгрессында катнаштым. Медицина фәннәре докторы, балалар һәм үсмерләр сәламәтлеген саклау буенча Идел буенда зур белгеч Эльвира Минһаҗева белән дә Казанда таныштым. Шушы танышу минем өчен зур борылыш булды. Моңарчы бездә балалар һәм үсмерләр сәламәтлеген саклау проблемалары белән тирән шөгыльләнү юк иде. Мин илебезнең беренче ледиы буларак, бу эшне җайга салырга тырыштым. Фәнни-тикшеренү эшләрен көйләдем”, - дип аңлатып үтте ул.

“Бүгенге үсмер кызларыбыз – киләчәкнең әниләре. Алар сәламәт балалар табарга тиешләр. Хәзер колак, күз авырулары үсмерләр арасында беренче урында тора, нерв авырулары – икенче урында. Мәктәптә нинди киеренкелек икәнлеген беләсез. Өченче урында репродуктив система авырулары. Бу инде сәламәт буын тудыруга тәэсир итә. Үсмерләр сәламәтлеген саклау үзәкләре бик кирәк”, - диде Рәйсә Атамбаева.

  • Казанда икенче көн Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды бара. Бүген аның пленар утырышы булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100