news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мари Эл татар яшьләре "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе уздыра

Программада бәйрәм концерты, кызыклы уеннар, флешмоблар каралган.

Мари Эл татар яшьләре "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе уздыра
архив/Салават Камалетдинов
(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). Мари Эл башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе узачак. Бу хакта күрше республиканың Татар мәдәнияте үзәге хәбәр итә. 
 
Казанда йөзләгән татар яшьләрен үзенә берләштергән һәм татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән проектны Мари Элда Татар мәдәнияте үзәге  "Бердәмлек" татар яшьләре берлеге белән берлектә оештыра. 
 
Чара 22 апрель көнне Мәдәният һәм ял паркында узачак. Программада бәйрәм концерты, кызыклы уеннар, флешмоблар каралган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot