news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Самара шәһәрендә «Мирас» халыкара конкурс-фестиваленең гала-концерты уза

«Мирас» фестиваль-конкурсы элек «Татар балалары җырлый» дип аталган.

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Самара шәһәрендә «Мирас» халыкара конкурс-фестиваленең гала-концерты уза.

«Мирас» исеме белән әлеге конкурс Самарада инде бишенче тапкыр үткәрелә. Өченче ел рәттән ул халыкара статуска ия. Бу — балалар һәм яшүсмерләр фестивале. Бездә вокал, нәфис сүз — барысы да татар телендә генә. Инструменталь ансамбльләр татар композиторлары әсәрләрен башкара. Конкурс кысаларында катнашкан кул эшләнмәләре дә татар мәдәниятын чагылдырырга тиеш», — дип аңлатты «Мирас» фестиваль-конкурсы директоры Искәндәр Сәетов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әлеге конкурс 20 ел дәвамында «Татар балалары җырлый» дип аталган. Быел «Мирас» фестивале онлайн һәм офлайн форматларда уза.

«Быелгы конкурста 500 дән артык кеше катнаша. Алар илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган: Татарстан, Башкортстан республикалары, Пенза, Оренбург, Әстерхан һәм Ульян өлкәләре, Пермь крае, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән. Конкурсның дистанцион өлешендә Италия, Швеция, Канада һәм Чехиядән дә катнашучылар булды», — ди Искәндәр Сәетов.

Жюрида Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Винера Ганиева, Башкорстан һәм Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Идрис Газиев, Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Хәмитов, Самараның «Ялкынлы яшьлек» бию төркеменең баллетмейстры Рәшит Гыйззәтуллин һәм башкалар бар.

«Мирас» конкурс-фестивалендә 4 яшьтән алып катнашырга мөмкин, яшь чикләүләр юк. «Ике ел элек иң өлкән катнашучыга 92 яшь иде. Без фестивальне өлкән буын үзенең тәҗрибәсен яшьләргә тапшыра торган итеп эшләргә тырышабыз», — диде «Мирас» балалар һәм яшүсмерләр фестиваль-конкурсы директоры.

Бүген «Мирас» халыкара фестиваленә Түбән Камадан «Нардуган» ансамбле, Оренбург өлкәсеннән ике бию төркеме һәм бер вокал коллективы, Әстерханнан «Заман» вокал-хореография төркеме һәм башкалар килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100