Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Болгар» татар-башкорт оешмасы Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт белдерә
«Тарихи Ватаныннан читтә яшәүче татар халкының милли мәдәниятен танытуда күрсәткән ярдәмегезне югары бәялибез», диелә рәхмәт хатында.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). «Болгар» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт белдерә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без — «Болгар» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы һәм Ханты-Манси автономияле округы-Юграның «Тулпар» Югорка татар мәдәнияте үзешчән театры безнең милли театрга ярдәм йөзеннән татар язучылары һәм драматургларының китапларын тапшырганыгыз өчен Сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез", - ди алар.
«Болгар» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы конгресска һәм коллективка сәламәтлек һәм уңышлар тели.
"Тарихи Ватаныннан читтә яшәүче татар халкының милли мәдәниятен танытуда күрсәткән ярдәмегезне югары бәялибез», диелә «Болгар» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Р.Р.Сәлахова һәм «Тулпар» татар мәдәнияте үзешчән театры җитәкчесе Л.Т.Хөсәенова имзалаган рәхмәт хатында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз